Нурлатта үрнәк гаилә булып яшәүче мөхтәрәм парларны котладылар

2017 елның 30 августы, чәршәмбе

Республика көнен бәйрәм итү уңаеннан Нурлатта бик күп күңелле чаралар үткәрелде. Бәйрәмнең тантаналы өлешен район башлыгы Равил Кузюров ачып, нурлатлыларны, районыбыз кунакларын Республика көне белән котлады һәм Рөстәм Миннехановның бәйрәм уңаеннан котлавын җиткерде. Бәйрәм дәвамында шәһәр һәм район җирлекләрендә үрнәк гаилә булып  яшәүче мөхтәрәм парларны да котладылар. Равил Кузюров  гаиләләргә изге теләкләрен җиткереп, Рәхмәт хаты, чәчәкләр һәм истәлеккә бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International