30 август көнне, Сарман район үзәгенең Татар Илеге ял паркында сарманлылар Республика көнен бәйрәм иттеләр. Паркка җыелган халыкны бәйрәм белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде. Ул шулай ук хезмәт алдынгыларына бүләкләр тапшырды. Соңыннан Фәрит Мөнәвир улы, бәйрәм кунаклары авыл җирлекләре оештырылган күргәзмәләрне карадылар, бәйрәм концертын, спорт ярышларын һәм башкаларны тамаша кылдылар, халык белән аралаштылар. ГХАТ бүлеге белгечләре “Мәхәббәт һәм Дуслашу скамейкасы”нда барлык теләк белдергән халыкны фотографиягә төшерделәр.