30 август - Татарстан республикасы көне. Быел бәйрәм яңа форматта уздырыла. Беренче тапкыр Яр Чаллы шәһәрендә - урам фестивале Авто-карнавал "УРАМFEST" үтте. Яр Чаллы шәһәре ЗАГС идарәсе Туй КамАЗын тәкъдим итә. Авто-карнавал бөтен шәһәр буенча узды. Бәйрәм бик күңелле булды.