Чәчәкләр – әйләнә-тирә дөньяның, табигатьнең гаҗәеп бер өлеше

2017 елның 26 августы, шимбә

Без аны еш кына тормыш мәшәкате белән сизми дә калабыз. Чәчәкләр –шатланыр, елмаер өчен тагын бер сәбәп кенә. Ә кемнеңдер өчен алар, хисләреңне  җиткерү ысулы да. Мамадыш районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре тырышлыгы белән ГХАТ бүлегенә килгән барлык клиенлар һәм кәләш-кияүләрне искиткеч чәчәк клумбалары каршы ала. Алдан әзерләнгән проект буенча утыртылган чәчкәләр Язылышу сараеның визиткасы.
             26-нчы августта, шәһәр көнне,  муниципаль район предприятиеләр һәм учреждениеләр арасында шәһәрне төзекләндерү конкурсына йомгак ясалды. Мамадыш муниципаль районы ГХАТ бүлеге мактаулы 2 урынны алды. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Әхмәтшина Фәния Сәлихҗан кызына район Башлыгы Анатолий Иванов мактау грамотасы белән акчалата бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International