Чөнки нәкъ менә бу көнне эштән ял итеп, гаилә белән җыелырга була.
Район җитәкчелеге, оештыручылар быел аеруча тырышкан. Бәйрәм берьюлы берничә мәйданчыкта оештырылды: “Җиңү” паркы, "Яшьлек" скверы. Барлык кунакларга, яшьләргә төрле конкурслар, чаралар оештырылды. Язучылар һәм әдәбият сөючеләрне “Шигърият Паркы"җыйды. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дэ бәйрәм оештыруда актив катнаштылар.
Бәйрәм концерты, кич белән, "Яшьлек” сверында дәвам итте. "Мамадыш шәһәренең Мактаулы гражданины" исемен тапшыру, татар эстрадасы йолдызлары катнашында концерт, бәйрәм фейерверкы, дискотека – боларның барысы да шәһәр кунакларын һәм халкын сөендереп ял иттерде.