24 август көнне Казан Кремлендә Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны исеменнән Татарстан гаиләләрен олылау тантанасы узды. Анда 50 гаилә: күп балалы гаиләләр һәм балаларны тәрбиягә алган гаиләләр, күп еллар бергә яшәүче олы яшьтәге кешеләр, табиблар, спортчылар, хәрбиләр һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары гаиләләре катнашты.
Бу тантанада Теләче районыннан табиблар гаиләсе Ирек Илгиз улы һәм Рәсимә Масалим кызы Галиуллиннар катнашты. 17ел бергә гомер кичереп, 2 бала тәрбияләгән бу гаиләнең хезмәт юлы икесенә 56 елны тәшкил итә.
Бер-беренә хөрмәт, ихтирам белән караган бу гаилә районыбызның яшь гаиләләренә үрнәк гаилә булып тора.