ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

             Бәйрәмгә чакырылган кунаклар арасында Мамадыш районының ГХАТ бүлеген күп еллар җитәкләгән  ветераннар – Дания Минһаҗ кызы Мухаметшина  һәм Әлфия Мөхәммәтдин кызы  Сингатуллина да бар иде.

     Район башлыгы Анатолий Иванов ветераннарны чын күңелдән зур бәйрәм белән котлады. Ветераннар өчен мул чәй табыны, бүләкләр әзерләнгән  иде.

 Быел Балык Бистәсе районныны ГХАТ булегендә  9 ай нәтижәләре буенча 51 туу акты теркәлгән, шуларнын кубесе малайларга тозелгән. 50нче туу акты Әскәр исемле малайга тутурылган. Әскәр гаиләдә икече бала булып туган. Ул 2017 елнын сентябрь аенын 21 конендә туган, авырлыгы 3 кг 780 гр.

Халыкара өлкәннәр көне һәм декадасы уңаеннан районның барлык авылларында, оешма-предприятиеләрдә бәйрәм чаралары үткәрелде. 

Күп коллективлар өлкән яшьтәге хезмәттәшләрен очрашуларга, чәй мәҗлесләренә чакырылды, күчтәнәчләр белән сөендерелде.

            Дүшәмбе, 2 октябрь көне барлык җитәкчеләрне утырышлар залында җыйды. Быел ГХАТ бүлеге органнарына 100 ел тулу уңаеннан Мамадыш районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе –Фәния Әхмәтшина чыгыш ясады.

2017 елның 2 октябрендә Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә туу турында таныклык тапшыру тантанасы булды. Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов исеменнән ГХАТ бүлегенең җитәкчесе Наталья Кадыйрова өч бәхетле гаиләгә истәлекле бүләк тапшырды, әти-әниләренә бәхет, уңышлар, нык гаилә учагы, балаларыныӊ сәламәт булып үсеп, үз ата-аналар уңышлары белән сөендерүләрен теләде.

2017 елның 2 октябрендә никахлашу Сараенда Түбән Кама Агросәнәгать колледжы беренче курс студентлары өчен, чираттагы “Гаилә” дәресе узды.

2 октябрь көнне Бөек Ватан сугышы ветераны Анна Ивановна Кочнева үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Анна Ивановна Алабуга районы Ананьино авылында туа. Сугыш вакытында колхозда эшли, төрле һөнәр иясе була ул. Хезмәт стажы – 37 ел.

Юбиляр Анна Ивановна Россия Президенты Владимир Путин һәм Алабуга районы җитәкчесе Геннадий Емельянов исеменнән бүләкләнде.

Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре 2017 елның 2 октябрендә алтыөзенче бала тууын  теркәделәр.

Яңа туган малайның әти- әнисе Рафис һәм Гузәл Закировлар ЗАГС бүлегеннән төсле открыткалар һәм сабыйга беренче фотоальбом алдылар. Алихан  әлеге гаиләнең икенче баласы, ә Чистай районында исә ул алтыөзенче бала булып туды.

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 2017 елның сентябрь аеның демографик күрсәткечләре буенча йомгак ясалды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International