Район җыелышында чыгыш ясау

2017 елның 2 октябре, дүшәмбе

            Дүшәмбе, 2 октябрь көне барлык җитәкчеләрне утырышлар залында җыйды. Быел ГХАТ бүлеге органнарына 100 ел тулу уңаеннан Мамадыш районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе –Фәния Әхмәтшина чыгыш ясады.
          Чыгыш барышында 2017 елның 9 ай эшчәнлегенә  нәтиҗә ясалды. Туу, язылышу, үлем һәм аерылышу күрсәткечләре динамикасы башка районнар белән чагыштырып презентация ярдәмендә күрсәтелде.
          2018 елның 1 гыйнвареннан ГХАТ бүлеге органы яңа эш программасына күчү сәбәпле, бик катлаулы һәм продуктив эш алып барыла.
          2017 елның күренекле вакыйгалары булып Татарстан Республикасы Президенты исеменнән иң алдынгы гаиләләрне кабул итү мәҗлесе, Шәһәр көне һәм "Иң яхшы алып баручы” һөнәри осталык конкурсы булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International