2 октябрь көнне Бөек Ватан сугышы ветераны Анна Ивановна Кочнева үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Анна Ивановна Алабуга районы Ананьино авылында туа. Сугыш вакытында колхозда эшли, төрле һөнәр иясе була ул. Хезмәт стажы – 37 ел.
Юбиляр Анна Ивановна Россия Президенты Владимир Путин һәм Алабуга районы җитәкчесе Геннадий Емельянов исеменнән бүләкләнде.