16 февраль көнне Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре бик теләп Әхмәтгәрәевлар гаиләсенең уңайлы йортында булдылар һәм сапфир юбилейлары белән котладылар.
2022 елның 14 февраль аенда район башлыгы катнашында узган гомуми шәһәр планеркасында 2021 елда район башкарма комитеты ГХАТ Идарәсенең гражданлык хәле актларын теркәү буенча эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм 2022 елга бурычлар билгеләнде.
50 ел… Бу вакыт эчендә дөньяны дер селкеткән нинди генә хәлләр, вакыйгалар булып узмаган. Ә мәхәббәт яши...
Районда бер-берсен хөрмәт итеп, пар канатлы булып, яшьләргә өлге итеп куярлык биш дистә ел бергә гомер иткән гаиләләр бихисап. Алар арасында бүген, 15 февраль көнендә алтын туйларын билгеләүче, Арчада гомер итүче Мөбарәкшиннар гаиләсе дә бар.
Никах теркәүнең илленче еллыгын юкка гына Алтын туй дип атамаганнар. Бу металл мөнәсәбәтләрнең какшамаслыгын һәм кыйммәтен символлаштыра һәм ярты гасыр дәвамында бер-береңә таяныч, шатлыклы һәм кайгылы минутларда ярдәм иткән гаиләне яхшырак характерлый.
15 февральдә "Ныклы гаилә" проекты һәм Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында район башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Равил һәм Нина Салиховларны Алтын туйлары белән котлады.
55 ел элек нәкъ шушы айда алар дәүләт каршында никахларын теркәп матур тормыш башлап җибәрәләр.
Гашыйклар көнендә, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Ландыш Шәйхетдинова һәм район Башлыгы урынбасары Ришат Самигуллин Әхтәмовлар гаиләсен зөбәрҗәт туйлары белән тәбрикләделәр.
Ярату, кадерләү хисләрен белдертү – сөйгән ярыңа гына түгел, бәлки әти-әниеңә, якыннарыңа, үзеңә, гомүмән тормышка да мөмкин.
Өйгә кайту белән якыннарны кочып, мәхәббәтне аңлату зур һәм бик тә җиңел эш, ә бит без барыбыз да җылы сүзләргә мохтаҗ! – “Минем гаилә” исемле тренинг-уен ахырына, ГХАТ бүлегенә экскурсиягә килгән һәр студент шундый нәтиҗәгә кидле. Укучылар рольләрне сайлап, үзләре аркылы уздырып, гаилә командасының терәген тоеп уенны яхшы гына башкарып чыкты.
Гашыйкар көне көнне Яңа Кенәр авыл җирлегендә бриллиант һәм зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтүче юбилярларны, Валериан Николаевич һәм Икибий Пантелеевна Николаевлар, Равил Касыймович һәм Роза Зариповна Хәбибрахмановлар, Әхтәм Мөхәмәтгалиевич һәм Равилә Зәйнаковна Әхмәтхановлар, Рәшит Һадыевич һәм Фатыйма Насрыевна Һадыевлар, Фәрук Зиатдинович һәм Мөршидә Садыйковна Зиатдиновлар гаиләләрен котладылар.
Бәхетле гашыйклар язылышу тантанасын изге Валентин гашыйклар яклаучысы көнне уздырдылар. Яшь гаиләгә изге теләкләр белән беррәттән ГХАТ бүлеге мөдире Бакеева Г.В. район башлыгы Демидов С.А. исеменнән тәбрикләү һәм истәлекле бүләк тапшырды.
14 февраль - елның иң романтик һәм дулкынландыргыч көне. Бу көнне бөтен дөнья - «Гашыйклар көне»н билгеләп үтә. Яшел Үзәннең алты пары үз гаиләсен булдыру өчен нәкъ менә шушы бәйрәмне сайладылар, ә яңа өйләнешкән ике пар Изге Валентин көненә багышланган конкурста катнаштылар. Никах теркәү тантанасыннан соң, яшь парлар зур кызыксыну белән Мәхәббәт, Гаилә, никах темасына багышланган, Изге Валентин көне тарихына кагылышлы сорауларга җавап бирделәр.