Бүген Казан ГХАТ бүлекләрендә 87 пар гаилә корды

2022 елның 22 феврале, сишәмбе

Никахны теркәү өчен алар «көзгеле» датаны – 22.02.2022 сайладылар. Кышкы чор өчен яшь парларның мондый саны шактый зур, ул җәй айларында никах теркәү саны дәрәҗәсендә, дип хәбәр итә Казан шәһәре ГХАТ Идарәсе. Чагыштыру өчен, бер ел элек, якшәмбе көнне, 21.02.21, шәһәрдә 21 никах теркәлде. 20.02.20, пәнҗешәмбе көнне, 60 пар гаилә корганнар. Исегезгә төшерәбез, узган атнада Казан ГХАТ бүлекләрендә 156 пар никахларын теркәделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International