ЯҢАЛЫКЛАР


22
июль, 2014 ел
сишәмбе

Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 2014 елның 22 июль көнне шәһәребезнең  10  яшь гражданына паспорт тапшыру тантанасы узды.    Бәйрәмне ГХАТ идарәсе башлыгы Р.Г.Зарипова котлау сүзләре белән ачты. Балаларин Яр Чаллы    УФМС башлыгы З.З.Галиуллина, шәһәр советы депутаты, “Бердәм Россия” партиясе вәкиле Р.Б.Мугерман, туганнары һәм якыннары тәбрикләделәр.

    Бәйрәм күтәренке рухта узды.

22 июль көнне Апас мәдәният йорты каршында  балалар өчен күңелле ял чаралары оештырылды. “Без сәламәт яшәү рәвешен сайлыйбыз” девизы астында узган әлеге чарада мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларга нинди генә уеннар уйнатмадылар. Нәфис сүз, җыр, биюдә дә сәләтләрен күрсәттеләр сабыйлар. Соңыннан барысы да бүләкләр алып, тәмле сулар, конфетлар белән сыйланып, канәгать булып өйләренә таралыштылар.

Бәйрәмдә юбилярларның балалары,оныклары һәм дуслары үзләренең иң изге теләкләрен җиткерделәр. Без дә аларга киләчәктә яшь буынга үрнәк булып,иминлектә,тынычлыкта иңне-иңгә куеп мул тормышта яшәүләрен телибез.

 

 

Тантанада  Казан шәһәренең Совет районы Пенсион фонды вәкиле Минапова Роза Җәүдәт кызы катнашты.

   Роза Җәүдәт кызы үзенең рәхмәт сүзләрен барлык килгән әти-әниләргә җиткерде,ә алып баручы исә сабыйларның исем мәгънәсен аңлатып үтте.

   Барлык катнашучы  әниләргә сертификат белән чәчкәләр бүләк ителде,аларның гаиләләренә тынычлык,сәламатлек һәм шатлыклар теләнде. Дәүләт ягыннан булган ярдәм илебездә балалар туу санына,гаилә институтының дәрәҗәсенә һичшиксез йогынты ясый. Һәрбер хатын-кыз дәүләттән ярдәм тоеп яшәсә,ул әлбәттә үз гаиләсенең киләчәге өчен тыныч булачак.

Мамадыш   районы  Түбән  Әрнәш  авылында  яшәүче  Тарасова Анна  Андреевна  шушы көннәрдә 90  яшьлек юбилен  билгеләп үтте.  Анна Андреевна  гомер буе  “Кызыл Йолдыз” колхозында  төрле  эшләрдә  эшләп,  бүгенге көндә лаеклы ялда, балалары-оныклары игътибарына күмелеп яши.

Тормыш иптәше сугыш ветераны Михаил Иванович белән 61 ел бергә  гомер  кичерәләр. Авылдашлары өчен үрнәк гаилә булып алты балаларының  хөрмәтен тоеп яшиләр.


21
июль, 2014 ел
дүшәмбе

Озак яшәү серләрен без Кавказ халыклары гына белә дибез. Ләкин андыйлар безнең арада да очрый. 21 нче июль көнне Акбүре авыл җирлеге Сөлчә Баш авылында яшәүче Мухтарова Гөлсем апага 90 яшь  булды. Аны туган көне белән котлап КФХ “Ахмәтвәлиева” җитәкчесе Гөлчәчәк Гусман кызы һәм Акбүре авыл җирлеге башлыгы Җәүдәт Мәхмүт улы үзләренең изге теләкләрен теләделәр, бүләкләрен бирделәр. Озын, исәнлекле  гомерләр сиңа, Гөлсем апа! 

        21 июльдә Алексеевск муниципаль районы башкарма коитетының ГХАТ бүлегендә яшь әниләргә тантаналы төстә ана капиталына сертификат тапшырылды. Истәлекле көн белән аларны ЗАГС бүлеге җитәкчесе Э.З.Суниева һәм  район пенсия фонды җитәкчесенең урынбасары Фаттахова Ә.Н. котлады. Бу көн әниләрнең күңелләрендә озак саклансын өчен, аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.


20
июль, 2014 ел
якшәмбе

      Минзәлә районы Кадрәк авылы мәдәният йортында гаилә, мәххәбәт һәм тугрылык көне уңаеннан  ”Бергә яшәүләре - олы бәхет” дигән матур кичә уздырылды. Бу бәйрәмне зурлап оештырдылар, чөнки бу авыл җирлегендә үрнәк булып, озак еллар дәвамында кулга-кул тотынып яшәүче гаиләләр бик күп. Бәйрәмгә 25, 30, 35, 40, 45, 50 һәм 55 ел бергә гомер иткән 18 пар чакырылган иде. Юбилярларны котларга аларның балалары, туганнары, дуслары җыелган иде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьләләр буенча урынбасары Нурһади Гыйльфанов 55 ел бергә яшәгән Казанөев Михаил һәм Зинаида гаиләсенә район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләде һәм барлык кунакларны бәйрәм белән тәбрикләде.


19
июль, 2014 ел
шимбә

       2014 елның 16 июль Югары Ослан районы үзәк хастаханәсенең туу бүлегендә Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС булеге җитәкчесе Н.Кадырова яңа туган сабыйлар Полина Романова һәм Ульяна Русакова тормышларындагы беренче документ - туу турында таныклыкларын һәм истәлекле бүләкне  әти – әниләренә  тапшырып, аларга сәламәтлек, өй тынычлыгы, балалары көчле һәм сәламәт, матур һәм уңышларга ирешеп үссен дигән теләкләрен белдереп, балаларга исем кушу йоласын уздырды. 


18
июль, 2014 ел
җомга

2014 елның 18 нче июлендә Яшел Узән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә гаилә бәйрәме узы. “Пар кугәрченнәр” бергә гомер итүләренең 50 еллык юбилейларын билгеләп уттеләр.Гомер итү–үргә менү диләр. Ә үр менү бер дә җиңел түгел, йә кояш пешерә, йә каршыдан искән җил-буран артка төртә”. Менә шул чакта яныңда тормыш иптәшең–ышанычлы терәгең булу теләсә нинди авырлыкны да җиңәргә ярдәм итәчәк. Алтын туйларын билгеләп үтүче – Рашит Абдулла улы һәм Фердався Ашраф кызы Ишмитовлар гаиләсе әнә шундый тормышны бергәләп, кулга-кул тотынып үткән күркәм парлар. Юбилярлар тантаналы рәвештә, “лаеклы юбилярлар китабына” имзаларын куеп, ГХАТ бүлеге хезмәткәре Р.Ш.Загитова тарафыннан әйтелгән жылы сузләрне тан калып тынлап утырдылар. Шулай ук аларга Яшел Узән башлыгы А.В.Тыгин исеменнән «рәхмәт хаты» тапшырылды. Бу искиткеч бәйрәм -  балалар, онык-оныкчылар, туганнар, дусларны бергә жыеп, шәһәребезнен “алтын”  юбилярларын котлады. Ишмитовлар гаиләсе 40 елдан артык – Горького һәм Серго заводларында тир туккәннәр, урнәк гаилә, Яшел Узәннен  “алтын “хәзинәсе.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International