15 нче май көнне Бөтендөнья гаилә көнен билгеләп үткәндә Менделеевский районың ГХАТ бүлегендә юбиляр гаиләләрне тәбрикләделәр:
Костиннар гаиләсе 50 ел бергә гомер иткәннәр, өч малай тәрбияләп үстергәннәр, алты онык һәм ике оныкчыкларын тәрбиләүдә булышалар;
Рәхимовлар гаиләсе 30 ел бергә гомер итәләр,өч кыз һәм бер малай үстергәннәр, ике оныклары бар.
Гаилә-ул дөньяда яшәуче парларга бердәнбер, кабатланмый торган ышаныч, терәк урыны. Гаиләдә генә бәхетле сабыйлар туа һәм гомер буе әти-әни назын тоеп яши. 15 май көнне Саба районы “Сабантуй” комплексында гаилә бәйрәме үтте. Монда мөселман гаиләләре катнашты. Мондый гаиләләр һәрвакыт үрнәк һәм районның горурлыгы булып тора.
15 май көнне Зәй районында “Гаилә – бәхет ачкычы” дигән кичә үткәрелде. Бәйрәмендә үрнәк гаиләләр Исаковлар, Маракиннар, Бусовлар, Ломагиннар, Хөснетдиновлар катнашты. Гаиләләр үзләренең талантларын, төрле ситуациядән оста чыгуларын, зирәк тәрбияче булуларын күрсәттеләр. Гаиләдә татулык булса, бер-береңне аңлап, бер-береңә ярдәмләшеп яшәгәндә бу тормышта бик күп нәрсәләргә ирешеп була.
Сабый туу белән гаиләдә мәхәббәт, бәхет, шатлык арта. Лаеш районы Лаеш шәһәрендә “Гаилә бәйрәме көнендә” 100-нче сабый туу теркәлде.
Тантаналы төстә әти-әнигә, Михаил Юрьевич белән Анастасия Сергеевнага уллары, Наумов Григорий Михайлович исеменә туу таныклыгы hэм истәлекле бүләк - фотоальбом тапшырылды.
15 майда билгеләп үтелүче Халыкара гаилә көне Базарлы Матакта үзәк паркында үткәрлде. Анда “ Крепкая семья” проекты буенча “Әти әни һәм мин музыкаль гаилә” конкурсы булып үтте. Бәйрәмдә җыр-моңга гашыйк гаиләләр дә катнашты. Балалар флэш-моб биюендә һәм асфальтта рәсем ясауда бик актив катнаштылар. Бу матур чараны мәдәният хезмәткәрләре, башкарма комитетының ГХАТ бүлеге оештырдылар.Бәйрәм барысына да ошады. Һәр бер катнашкан кеше бүләкләнде.
2017 елны ГХАТ бүлеге конкурс игълан итте. Яшь парларнын фотографияләре социаль челтәренә куела, иң куп лайк җыючы пар “Балык Бистәсенен иң матур пары” дип игълан ителәчәк. Ел ахырында конкурс нәтиҗәләре ясалды. Җиңучеләр – Динар һәм Дания Миннегалиевлар.
1993 елда БМО Генераль Ассамблеясы резолюциясе, 1994 елдан, 365 көннен бер көне гаилә көне дип игълан итте, язның матур көне-15 май көнен сайлап.
15 май көнне Кама Тамагы ГХАТ бүлегендә гаилә институтын һәм гаилә кыйммәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән чара уткәрелде.Тантаналы рәвештә Ол ег һәм Мария Хохловлар гаиләсендә 10 май көнне туган дуртенче баланы теркәде. ГХАТ бүлеге ңитәкчесе Елена Халикова чын күңелдән котлап, туу турында таныклык, истәлекле бүләк һәм ТР Президенты Р.Н. Минниханов исеменнән котлау открыткасы тапшырды.
15 май көнендә Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Урыссу бистәсендә 3-нче санлы мәктәптә Гаилә бәйрәме уздырдылар. Иң актив булып, төрле бәйгеләрдә катнашкан гаиләләргә бүләкләр тапшырылды.
2018 елның 15 маенда Халыкара гаилә көнендә «Ковёр» яшьләр үзәгендә муниципаль форум форматында гаилә мөнәсәбәтләре темасына «Фикерләр аукционы» узды.
Танатанада сабыйларның әниләре генә түгел, ә шулай ук дәү әниләре, дәү әтиләре килде.
ЗАГС белгечләре ата-аналарга һәр баланың исем мәгънәсен аңлатып бирделәр. Киров районы пенсион фондының җитәкчесе Гүзәл Сафина килгән ата-аналарны котлады һәм ана сертификатын тапшырды.