Тукай районы иске Дөреш авылында яшәүче Әхмәт абый һәм Тахния апа Мөхәмәтшиннар үзләренең алтын туйларын билгеләп үттеләр.
Әхмәт абый һәм Тахния апа үзләрнең тормышларын авылга багышладылар. Тату, матур гаиләдә 3 кыз үстерделәр. Олы хөрмәткә лаек бу матур пар хәзерге көндә дин тотып, балаларының, 11 оныгының кадер-хөрмәтендә оныкчыкларына куанып яшиләр. 50 еллык юбилейлары белән районның ЗАГС бүлеге җылы котлау хатлары тапшырды.
Зәй ГХАТ бүлегендә агымдагы елның беренче бала тууы теркәлде. Константин исемле малай Вадим һәм Анастасия Лялиннар гаиләсендә икенче бала. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлфия Вәлишина Лялиннар гаиләсен чын күңелдән тәбрикләде.
2019 елның 10 гыйнварында Балык Бистәсе район узәгендә бер гайлә туды. Бу елның иң беренче пары – Остапенко Сергей һәм Донская Лариса. ГХАТ булеге җитәкчесе Миляуша Зарипова яшь гайләгә матур теләкләр теләп истәлекле буләкләр тапшырды.
2019 елның 10 гыйнварында Гатиятовлар Зөфәр һәм Регинаның яңа гаиләсе туа. Яшь парлар Казан шәһәре ГХАТ Идарәсенең Мактау китабына истәлекле имзалар куйдылар. Тантанада Регина һәм Зөфәрнең туганнары һәм якыннары катнашты, бәхет һәм нык мәхәббәт теләделәр. Яшь парларга һәрвакыт бергә булырга, мәхәббәтне сакларга телибез. Үпкәләрне һәм ызгышларны ераграк куегыз. Сезнең турында дуслар әйтсеннәр иде: «Нинди яхшы гаилә ул!»
8 нче ел рәттән Татарстан Республикасында уңай динамика күзәтелә: туу турында төзелгән актлар үлем турында төзелгән актлар санына караганда артыграк. Нәтиҗәдә, 2018 елда туу турында төзелгән актлар үлем турында төзелгән актлар санына караганда 2021 актка күбрәк (46793 туу турында һәм 44772 үлем турында акт).
10 гыйнвар көнне Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 2019 елның беренче яшь пары – Роман һәм Виктория Козаморовлар никахларын законлы рәвештә теркәделәр, Түбән Камада бу көнне тагын дүрт яңа гаилә барлыкка килде.
2019 елның 10 гыйнварында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре гаилә озак яшәүчеләренә багышланган «Бәхет кулда» проектына йомгак ясадылар.
2019 нчы елның 10 нчы гыйнварында Саба Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә 2019 елның беренче парлары Эльдар Рафаэл улы Шарафетдинов һәм Эльмира Рифгат кызы Хаҗиәхмәтова бу көнне үзләрен гаилә җепләре белән бәйләде. Саба муниципаль районы башкарма комитетының Аппарат җитәкчесе Марат Каримов, Саба районы Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Алсу Шайхутдинова яшь гаиләне котлап гаилә бәхете, иминлек, тигезлек, бәхетле киләчәк теләде.
2019 елның 10 январендә Кама Тамагы МР ГХАТ бүлегендә тантаналы вакыйга- Рөстәм һәм Елена Мухамадуллинарның балаларын теркәү булды. Нәни Эмиль гаиләдә өченче бала. Бәхетле гаиләне ГХАТ бүлеге җитәкчесе Халикова Елена котлады.
9 гыйнвар көнне Зәй муниципаль районы башлыгы катнашында аппарат киңәшмәсендә ЗАГС бүлеге мөдире Гөлфия Вәлишина 2018 елның эшчәнлек йомгаклары турында мәгълүмат белән чыгыш ясады. 2018 ел йомгаклары буенча барлыгы 1607 гражданлык хәле турында актлары теркәлде, шул исәптән 387 – бала туу турында, 251 – никахны теркәү, 195 – аерылышу, 694 – үлем турында, 54 – ата булуны дәлилләү турында. 864 таныклык кабат бирелде, архив фондыннан – 2709 белешмә, 2000 берәмлек корреспонденция эшкәртелде.