Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 2019 елның беренче никахларын теркәделәр

2019 елның 10 гыйнвары, пәнҗешәмбе

          10 гыйнвар көнне Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 2019 елның беренче яшь пары – Роман һәм Виктория Козаморовлар никахларын законлы рәвештә теркәделәр,  Түбән Камада бу көнне тагын дүрт яңа гаилә барлыкка килде. 

          ГХАТ идарәсе белгечләре Роман һәм Виктория бәхет, гармония һәм гаилә иминлеге теләп, таныклык тапшырдылар.

         Билгеләп үтик, беренче эш атнасында Түбән Кама ГХАТ Идарәсендә 14 пар өйләнешәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International