ЯҢАЛЫКЛАР


27
сентябрь, 2015 ел
якшәмбе

Кросста катнашучылар 3 км ераклыкка йөгерделәр. ЗАГС бүлеге хезмәткәрләренең барысы да кросста катнашты.


26
сентябрь, 2015 ел
шимбә

Спас районы ЗАГС бүлегендә  2015 нче елның  25 сентяберендә 100 нче баланы теркәделәр. Бәхетле әти, әни  кызларына  Раилә исеме куштылар.

26 сентябрь көнне Теләчедә «Татарстан кроссы-2015» ярышлары булып үтте.  Ел да үткәрелеп килүче массакүләм спорт ярышы быел да Теләченең үзәк урамында узды. Ярышта олысы да, кечесе дә бик теләп катнашты. Ярышны ачу тантанасында район башлыгы Илдус Фатих улы Зарипов спортчыларга үз теләкләрен җиткерде:

- Теләче районы спортчылар районы, спорт белән шөгыльләнүне гадәткә кертергә кирәк. Велосипедта йөрисеңме, йөгерәсеңме, чаңгыда шуасыңмы- бары тик хәрәкәттә булырга кирәк. Спортны яраткан кеше -сәламәт кеше. Барыбыз да бүгенгедәй массакүләм спорт ярышларына тартылырга тиешбез,-диде ул.

Цивилизацияле җәгыятьтә экстремизмга юл юк, - диләр катнашучылар. Велосипедчылар юлларын Ак мәчеттән башладылар, Азнакай мөхтәсибе аларны хәер-фатихасын биреп озатты.Ул мөселман диненең җирдә татулыкны алга сөрүен ассызлыклап, ил-көннәребезнең тыныч булуын теләде. Яшьләрнең юлы Җиңү паркында тәмамланды.

    Президент программасы буенча Сергей Андреев ятим бала буларак фатир алды, үзенең кәләшен Ильина Иринаны яңа фатирга алып кайтты. 2015 елның 26 сентябрендә никахлары теркәлгән көнне аларны башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Н.П.Чурин, социаль яклау  бүлеге җитәкчесе Е.А.Хамзина, бистә башлыгы А.С.Харитонов котладылар һәм җиһазлар алырга сертификат тапшырдылар.

     2015 елның 26 нче сентябрендә Яр Чаллы шәһәрендә бөтен Россия йогерү көне “Татарстан кроссы – 2015” үтте. Бу спорт көне чарасы беренче тапкыр шәһәребезнең төрле районнарында узды.Мәгариф өлкәсеннәң хезмәт  коллективларыннан 40000 катнашучылар стартка чыктылар.


25
сентябрь, 2015 ел
җомга

    Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә яшь парларның йөзенче пары никахлашты. Яшьләрне ГХАТ бүлеге җитәкчесе Э.З.Суниева котлады һәм истәлекле бүләк һәм алтын туйга чакыру тапшырды.

25 сентябрь көнне Тәтеш шәһәрендә "Машинасыз бер көн" акциясе кысаларында Татарстан Кроссы узды. Җиңү Паркында төрле оешмаларның коллективлары җыелды.

Барлык килүчеләрне дә районның Башкарма комитет җитәкчесе Аркадий Семенычев тәбрикләде.

    Сабыйны бала тудыру йортыннан каршы алу – ул чын гаилә бәйрәме.  2015 елның 25 сентябрь  Яр Чаллы шәһәренең  Кама балалар медицина үзәгендә  30 сабыйны тантаналы рәвештә каршы алу бәйрәме булды.

2015 елның 25 сентябрендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсендә беръюлы яшьләрне һәм әти-әниләрне котлау тантанасы үткәрелде. Никахлашу көннәрендә Шакировлар Таһир белән Гөлшат кына түгел, ә шулай ук каләшнең әти-әниләре дә игътибар үзәгендә булды, чөнки алар быел сентябрьдә көмеш туйларын билгеләп үтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International