Яшьләрне һәм юбилярларны котлау тантанасы

2015 елның 25 сентябре, җомга

2015 елның 25 сентябрендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсендә беръюлы яшьләрне һәм әти-әниләрне котлау тантанасы үткәрелде. Никахлашу көннәрендә Шакировлар Таһир белән Гөлшат кына түгел, ә шулай ук каләшнең әти-әниләре дә игътибар үзәгендә булды, чөнки алар быел сентябрьдә көмеш туйларын билгеләп үтә. Булдырылган традиция буенча алар юбилярлар китабына, ә яшьләр актлар китабына кулларын куйды. Көмеш туйлары белән юбилярларны ГХАТ идарәсе белгечләре, балалары һәм чакырылган кунаклар котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International