Баулы ГХАТ бүлеге баш белгече Альбина Әхмәтова һөнәри осталык конкурсында "иҗад» номинациясендә җиңү яулады

2017 елның 29 июне, пәнҗешәмбе

Азнакайда ГХАТ бүлеге хезмәткәрләренең республика һөнәри осталык конкурсының зона этабы узды. Гражданлык хәле актларын теркәү тантаналы чарасын иң яхшы алып баручы исеме  өчен көрәшергә республикабызның тугыз районыннан ГХАТ бүлеге белгечләре җыелды  һәм Казаннан кунаклар килде. Алар тантаналы никах теркәү,  сабыйга  исем кушу бәйгеләрендә  көч сынашты.

Баулы районы ГХАТ бүлегенең баш белгече Альбина Әхмәтова "иҗад”  номинациясендә җиңүче булды. Без  коллегабызны лаеклы җиңү белән чын күңелдән котлыйбыз һәм иҗади уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International