Язның беренче көне - иң матур, якты һәм елның иң күркәм көннәреннән берсе. Шушы көннән башлап бу матур ел фасылы табигать белән идарә итүне үз кулларына ала: агачлардагы яшь бөреләр уяна, табигать җанлана. Яз килү белән күңелдә бары уңай хисләр генә уяна, ә йөрәкләр мәхәббәт ритмы белән тибә башлый.Яз - табигатьнең кышкы йокыдан уяну вакыты. Яшь кыз һәм егетләрнең бу вакытта иң тирән хис - мәхәббәт хисләре уянуы юктан гына түгел, чөнки бу яңа тормыш башлану чоры. Шуңа күрә дә, шушы матур көннәрдә, табигатьнең терелеп китүенә шатланып, бер-берсенә мәхәббәт хисләрен аңлатып, киләчәккә зур өметләр баглап, төрле милләт кешеләре язны үз бәйрәмнәре белән каршы алалар.