Үткән февраль аенда Зәй шәһәренең ЗАГС бүлегендә 40 сабый теркәлде: 28 малай һәм 12 кыз. Иң кечкенә бала 1300, ә иң зуры – 4320 грамм. Иң яшь анага – 18, иң өлкән анага 42 яшь.
Февраль аенда иң популяр исемнәр Әмир, Артём, Мария.
Сирәк очрый торган исемнәр Германн, Давид, Элина.
Шул ук вакыт эчендә ЗАГС бүлегендә 22 пар никахларын рәсми рәвештә теркәгәннәр. Иң яшь каләш белән кияүгә 18 һәм 20 ел, иң олы кияүгә – 47, каләшкә – 47 яшь.