Үткән атнада Казан шәһәренең ЗАГС бүлекләрендә 442 сабый теркәлде: 214 малай һәм 228 кыз.

2017 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

Иң кечкенә бала 1050, ә иң зуры – 4600 грамм.  Иң яшь анага – 18, иң өлкән анага 42 яшь.

Бу атнада иң популяр исемнәр Амира, Валерия, Данил, Артем, Ясмина, Милана, Тимур, Карим; иң сирәк исемнәр: Леонард, Агдалия, Климентий, Николь, Вивана, Айсар, Аполлинария, Ильзия, Виолетта.

Шул ук вакыт эчендә ЗАГС бүлекләрендә 165 пар никахларын рәсми рәвештә теркәгәннәр.  Иң яшь каләш белән кияүгә 18 һәм 20 ел, иң олы кияүгә – 63, каләшкә – 63 яшь, дип ЗАГС идарәсе хәбәр итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International