19 декабрь көнне Югары Ослан муниципаль районы Соболевское авыл җирлегендә Магиннар гаиләсе Тимофей улы Владимир һәм Георгий кызы Антонина 50 ел бергә матур, тигез гомер итүләрен билгеләп үттеләр.
Бу парлар бергə гаилə корып, юлларында очраган кыенлыкларны, каршылыкларны җиңеп,бер-берсен гомер буе яратып, хөрмәт итеп,тугры булып үзләренең мәхәббәтләрен, гаилəлəрен саклап калалар. Алар балаларына, оныкларына,туганнарына һəм янəшəлəрендə яшəгəн якыннарына йөрəк җылыларын кызганмыйлар. Балаларына дөрес тәрбия биреп,башкаларга үрнәк булырлык итеп үстерәләр.
50 ел бергə гомер иткəн юбилярларны ”Районның мактаулы юбилярлары” китабына теркәделәр һәм бу бәхетле парлар үзләренең имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге белгече Татьяна Киселева юбилярларга саулык,тынычлык,тигез озын гомер теләп Югары Ослан муниципаль район башлыгы Марат Зиатдиновның мактау хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды. Юбилярлар исеменә Соболевский авыл җирлеге башлыгы Ольга Майорова җылы сүзләрен әйтеп бүлəк тапшырды. Бу котлауларга балалары, туганнары да кушылдылар.