2016 елның 6 декабрь көнендә Түбән Кама ГХАТ Идарәсе белгечләре никахлашу Сарае ветераны Гөлгенә Вәлиеваны 60 яшьлек юбилейы белән котладылар.
30 ел рәттән меңләгән парларның гаиләләренә нигез салган, аларның никахларын рәсми рәвештә теркәгән, озак еллар буена фидакарь хезмәт куйганы, профессиональлеге өчен купсанлы мактау грамоталарына һәм бүләкләргә ия бу искиткеч хатын-кызны шәһәребезнен күп кенә халкы белә һәм хәтерли.
ГХАТ Идарәсе коллективы юбилярга ныклы сәламәтлек, озын гомер, тынычлык һәм иминлек теләп истәлекле бүләкләр тапшырды.