2016 елның 22 декабрь кунендә Бөек Ватан сугышы ветераны Давлетбаева Минигаян Хафиз кызына 90 яшь тулды. Ире белән бергә алар биш бала үстерә, бүгенге көндә ун онык һәм унике оныкчыкның бәхет-шатлыкларына куанып яши.
Бу истәлекле көндә Давлетбаевларның зур тату гаиләләре яраткан әниләре, әбиләре Минигаян апа йортында, аның гомер бәйрәменә җыелды.
Минигаян апаны юбилейы белән Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Альфред Нигматҗанов, Шәңгәлче авыл җирлеге башлыгы Рамил Сәлимов һәм социаль яклау Идарәсе вәкилләре котлады. Кунаклар юбилярга РФ Президенты Владимир Путин исеменнән котлау сүзләре хәм истәлекле бүләкләр тапшырды.