Халыкара инвалидлар көне башкарма комитеты ГХАТ Бүлегендә югары Ослан муниципаль районы

2016 елның 7 декабре, чәршәмбе

1 декабрьдəн  10 декабрьгə кадəр Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ  бүлегендə  Халыкара инвалидлар көненə туры китереп төрле чаралар оештырып үткəрделəр. Сәламәтлекләре чикләнгән кешеләргə гражданлык хәле актын теркәү өлкәсендә бушлай ярдәм күрсәтелде.

Бу көннəрдə ГХАТ бүлегенең гражданлык хәле актын теркәү бүлегенә районның сәламәтлекләре чикләнгән 5 граждан киңәш һәм аңлатма бирүне сорап мөрәҗәгать итте.

Түбәндәге сораулар  буенча:

-кабаттан  туу турында таныклык алу;

-кабаттан язылышу турында таныклык алу;

-  язылышу актына төзəтмə кертү.

Районның мөрәҗәгать иткән барлык сәламәтлекләре чикләнгән гражданнары да  бу көнне тулы күләмдә мәгълүмәт  алдылар.

 

Яшүсмерләр - яшьләр клубында «В кругу друзей» дип аталган чара үткәрелде. Анда районның  инвалид балалары катнашты. Бу чарада катнашучыларны мактау грамоталары һәм истәлекле призлар белән бүләкләнделəр.

Югары Ослан муниципаль районының барлык авыл җирлеклəрендə Халыкара инвалидлар көненə туры китереп тантаналы чаралар үткəрделəр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International