Теләк булса, барысын булдырып була

2016 елның 6 декабре, сишәмбе

Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә инвалидлар декадасы кысаларында “Без барысын да булдырабыз” дип исемләнгән тематик кичә узды. Биредә әлеге баш астында китап күргәзмәсе белән танышу мөмкинлеге дә тудырылды. Китапханәгә район  инвалидлар җәмгыяте әгъзалары чакырылды. Чарада китапханәчеләр физик мөмкинлеклеләре чиклеләрнең көчле рухлы булулары, аларның спортта, сәнгатьтә уңышларга ирешүләре турында сөйләделәр. “Теләк кенә кирәк, барысын да булдырып  була” дигән девиз белән  яшәүче  кул-аягы булмаган Ник Вуйчиче турындагы видеоролик, кул сөяге булмаган  казанлы Алексей Романов, Усть-Каменогорск шәһәреннән ДЦП диагнозлы Сергей Елисеевның матур картиналар иҗат итүе  турындагы мәгълүмат катнашучыларда кызыксыну уятты. Ишетмәүче балалар  белән  «Молитва» җыр язмасын карау күпләр күңелен йомшартты. Кичәдә кунакларга үзләрен уен-бәйгеләрдә сынау мөмкинлеге дә тудырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International