2016 елның 26 ноябрь көнендә Түбән Кама районы ГХАТ идарәсенең төп залында Марковлар гаиләсенең “көмеш” юбилей кичәсе узды.
Юрий яраткан хәләле Ольгага бөек православие бәйрәме – Покров Пресвятой Богородицы көннәрендә – тәгдим ясый.
Мәхәббәт һәм татулыкта Марковлар өч кыз тәрбияләп үстерә. “Бер-береңә ярдәм итеп, ышанычта, хөрмәттә тормыш итәргә кирәк” – ди ирле-хатынлы.
ГХАТ Идарәсе белгечләре Марковларны әлеге вакыйга белән котлап, җылы сүзләр белән тәбрикләп, Айдар Рәис улы Метшиннан котлау сүзләре тапшырдылар һәм ГХАТ Идарәсе Хөрмәт китабына исемнәрен керттеләр.