Түбән Кама районы ГХАТ Идарәсенең Хөрмәт китабында яңа исемнәр пәйдә булды

2016 елның 23 ноябре, чәршәмбе

      Бөтендөнья балалар көнендә Түбән Кама муниципаль  районы Никахлашу Сараеның Хөрмәт китабына яңа исемнәр кертү тантанасы узды.

     Тантанада Түбән каманың 150 меңенче бала – Даниярның әти-әнисе Алсу һәм Айдар Галиевлар, шулай ук Түбән Каманың беренче сабые – Сергей Шумский катнаштылар.

     Билгеләп утәбез, Түбән Кама ГХАТ идарәсенең Хөрмәт китабына юбилярлар, йөзьяшәрләр, истәлекле вакыйгаларга ия булганнарның исемнәре кертелә. Әлеге чара гаилә институтын һәм гаилә кыйммәтләрен популярлаштыруга юнәлтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International