Түбән Каманың 150 меңенче баласына фатир ачкычлары тапшырдылар.

2016 елның 23 ноябре, чәршәмбе

    ГХАТ идарәсенең төп залында “Исәнме, сабый!” дип исемләнгән, “Түбән Каманың 50 еллыгына 150 меңенче бала” проектына нәтиҗә ясау тантанасы узды.

    Проект 2015 елның 1 декабрь көненнән старт ала һәм 2016 елның 28 октябрь көнендә 150 меңенче баланың – Данияр Галиевның тууы белән тәмамлана.

    Бәйрәм кысаларында 150 меңенче бала тууы алдыннан һәм аның белән бер көнне туган 19 сабыйга исем кушу тантанасы уткәрелде. Бәхетле ата-аналарны Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы урынбасары, Түбән Кама районы “Түбән Кама хатын-кызлары” иҗтимагый оешманың рәисе Эльвира Долотказина, Республика Политсоветы Башкарма комитетының “Татарстан – Яңа гасыр” иҗтимагый хәрәкәте рәисе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Алсу Тарханова котладылар.

    ГХАТ Идарәсе белгечләре гаиләләргә балалары тууы турында таныклык, истәлекле метрика һәм Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы, Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Рәис улы Метшиннан бүләкләр тапшырдылар.

    Никахлашу Сарае кунаклары тарихи мизгел – “Түбәнкамалылар исеменнән символик капсула” тапшыру шаһитлары булды. “ Вакыт капсуласын” кечкенә Даниярга Түбән Каманың беренче баласы – Сергей Шумский тапшырды.

    Бу чара Галиевлар гаиләсенә проектның спонсоры ООО”Оптовик” генираль директоры Вадим Махеевтан фатир ачкычлары тапшыруы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International