Мебель фабрикасы микрорайонында яшәүчеләр өчен күңелле вакыйга булды – биредә тантаналы рәвештә мәхәббәт һәм татулык скверы ачылды.
Бирегә килгәннәрнең алкышлары астында «Мебель фабрикасы» территориаль җәмәгать советы җитәкчесе Мария Есипова һәм җылылык челтәре директоры Дмитрий Бобков кызыл тасманы кистеләр.
Мария Михайловна хөрмәт күрсәтү өчен микрорайонда яшәүчеләрне: Гарифуллиннар гаиләсен (сүз уңаенда, Абдулла Гарифулла улы элеккеге типографиядә эшләде) һәм Коваленколар гаиләсен (Геннадий Андреевич хакимият башлыгы урынбасары булып эшләде) чакырды (рәсемдә). Аларның барысына да бүләкләр тапшырылды.
Күңелле вакыйга белән микрорайонда яшәүчеләрне «Чистай шәһәре» МБ башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов, шәһәрнең җәмәгать советы әгъзасы Вячеслав Колесников котладылар.
Мәхәббәт һәм татулык скверында Вера Солдатова һәм Рифкать Гардиев чыгыш ясадылар, аларга яшь чистайлылар ярдәм иттеләр. Микрорайонда яшәүчеләр өчен күңел ачу программасы оештырылды – үзешчән артистлар караңгы төнгә кадәр җырлар һәм биюләр белән бәйрәмгә ямь өстәп тордылар.