Менделеевск район администрациясенең актлар залында 28 нче июнь көнне район башлыгы В. С. Чершинцев Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районының предприятие, учреждение, оешма җитәкчеләре белән киңәшмә уздырды.
Районда гаилә политикасын тормышка ашыру уңаеннан В. С. Чершинцев авылда яшәүчеләргә һәм авылның яшь гаиләләренә өй төзү өчен бирелә торган субсидия таныклыклары тапшырды. Монаш авылында яшәүче Ишаева Г. гаиләсенә авылда яшәүчеләр категориясе, Турай авылыннан Нурисламова И. Ф. һәм Монай авылыннан Калягина Л. И. гаиләләренә яшь гаилә категориясе буенча сертификат бирелде.