Тормыш юлыннан ярты гасыр кулга-кул тотынышып

2016 елның 30 июне, пәнҗешәмбе

50 ел бергә мәхәббәт һәм тугрылыкта бәхетле озын гомер кичерүче гаилә һәрвакыт һәркемдә соклану һәм ихтирам уята. Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләренә әнә шундый алтын юбилярларны гаиләләрендәге истәлекле вакыйга белән шәхсән котлау насыйп булды. Валентина Ивановна һәм Михаил Константинович Луневлар – үзләренең балаларына, оныкларына гына түгел, ә бик күп гаиләләргә үрнәк булып тора. Алар менә ярты гасыр инде тормыш юлыннан кулга-кул тотынышып баралар. Алтын туй исә – ул уртак хезмәт җимеше. Үзләренең яшьлек мәхәббәтләрен тормышның сикәлтәле юллары аша бүгенге көнгә кадәр саклап җиткергәннәр алар.

Валентина Ивановна белән Михаил Константиновичка ихлас күңелдән озын гомер, ныклы сәламәтлек телибез. Якыннары һәрчак янәшә булсын, үзләренең йөрәк җылысы белән һәрвакыт аларны сөендереп торсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International