Яшел Үзәндә "Яшьләр көне"

2016 елның 27 июне, дүшәмбе

2016 елның  27 июнендә Яшел Үзән шәһәрендә яшьләргә багышланган масса-куләм бәйрәм чарасы булып узды. Әлеге чара кысаларында шәһәр халкын бию флеш-мобы, буяулар фестивале, эшче һәм студент яшьләр күрсәтмә  мәйданчыклары, байкерлар колоннасы белән сөендерделәр. Бәйрәм чаралары кысасында буган иң кульминацион вакыйга булып 7 яшь гаилә парын законлы никахлашу тантанасы белән котлау булды. Бу көненне аларны шәһәрнең төп бәйрәм сәхнәсенә чакырдылар. Берәз генә капшауп булсада, яшь парлар алып баручы сорауларына җавап бирделәр, бу сораулар алар мәхәббәт һәм гаилә тарихына, аларның танышу чорына багышланган иде. Ә соңыннан барлык тамачылар алдында басып алар кулга-кул тотынышып мәхәббәт һәм тугрылык  антын бирделәр, шуңа багышлап куккә йөрәк формасындагы шарлар очырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International