Миллениум радиосында туры эфирда казанлылар балалар туу турында сөйләштеләр

2016 елның 27 июне, дүшәмбе

27 июнь көнне 107,3 FM дулкынында Идел буе районы ГХАТ бүлеге начальнигы Вера Потапова һәм «Ышаныч» үзәге психологы Элина Миронова катнашында «Аист көтәбез» программасы булып узды.

          Радиотыңлаучылар Казанда демографик үсеш барганлыгын белделәр. Соңгы елларда 251 гаиләдә игезәкләр туды, 1 гаиләдә берьюлы 3 бала дөньяга килде. Быел инде 2 гаиләдә берьюлы 3 бала туды. Туры эфирда 25 мартта өч балалары туган гаилә пары Наилә һәм Ринат белән сөйләшү булды. Сонгы вакытта ике һәм күбрәк балалы гаиләлэр саны арта бара.

ГХАТ идарәсендә якын көннәрдә булачак вакыйгалар күп. Шуларның берсе 8-10 июльдә булачак «Гаилә пикнигы» фестивале, 2 июльдә жәйге кинотеатрда комедия курсәту. Безнен яңалыкларны социаль челтәрләрдә укырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International