Район үзәге Олы Кайбыч авылында өч катлы яңа йорт файдалануга тапшырылды. Өй туйлары – бездә сирәк очрый торган хәл түгел. Тик өч катлы, күп фатирлы йорт Кайбычта әле беренче тапкыр ачылды. Ә иң беренче булып фатирларны яшь гаиләләргә, ятимнәргә бирделәр.
Тантаналы ачылышта район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин , төрле оешмаларда эшләүче хезмәткәрләр һәм район халкы катнашты. Фатир алучыларның шатлыгын уртаклашырга туганнары, авыл җирлекләре башлыклары бүләк белән килгән иде. Яңа йортның фатир ачкычларын яшь гаиләләр,әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган өч ятим балага тапшырдылар.