Җәйге кояшлы 16 июнь көнне Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәре бу елны дөньяга туган 600 нче сабыйга туу турындагы таныклык тапшырды.
Бәләкәч Максим Анна һәм Сергей Кадысевлар гаиләсендә икенче сабый. Бәхетле әти-әнине ихлас күңелебездән тәбрик итәбез, гаиләгә иминлек, тынычлык, күп бәхетләр һәм корычтай сәламәтлек телибез!