2016 елның Азнакай районы Актүбә бистәсендә 35-нче яңа туган бала рәсмиләштерелде. Сабыйнын әти-әниләре: Артур Гамир улы һәм Лиана Ленар кызы улларына Нияз дип исем куштылар. Газизуллиннар гаиләсендә Нияз икенче бала. Аның буе 53 см, авырлыгы 3850 гр. Кечкенә сабыйны теркәү Актубәнең ЗАГС булегендә башкарылды. Исполком җитәкчесенең урынбасары Мөхәммәтҗанов И.И. тантаналы рәвештә шушы гаиләгә сәламәтлек, иминлек, бәхет теләп, туу турында таныклык һәм истәлекле буләк тапшырды.