2016 елның 18 июнь көнендә Мөхәмәтҗанов Наил Нәсим улы белән Регина Рәфыйк кызы үзләренең “Агач туйларын” билгеләп үттеләр. Менә инде биш ел дәверендә бу пар бер-берсенә терәк, бер-берсенә кирәк булып тату гына яшәп киләләр. Бу көннең истәлеге итеп яшьләр Лениногорск районы ГХАТ бүлегенең почет кенәгәсендә имзаларын калдырдылар. Белгечләр бүлек исеменнән юбилей таныклыгы белән бергә юбилярларга үзләренең изге теләкләрен һәм истәлекккә дип гаиләнең муллык символы төсен тоткан агач кашыклар бүләк иттеләр.
Наил белән Регинаны чын күңелдән беренче зур юбилейлары белән тәбрик итәбез, аларның алдагы көннәре матур, якты һәм тыныч булсын.