Бүген, 2016 елның 9 июнендә Чирмешән муниципаль райны башкарма комитеты ЗАГСның никахлар теркәү залында, тантаналы шартларда, ана капиталына сертификатлар тапшырылды. Биш гаилә шундый сертификатлы булды. Ана капиталына сертификатларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Долгополова Рәмзия Шакир кызы һәм Пенсия фонды идарәсе начальнигы Гыймранова Гөлфия Әхәт кызы тапшырды. Рәмзия Шакир кызы бәхетле аналарны сабыйлары туу белән тәбрик итте.
Пенсия фонды идарәсе начальнигы һәм ЗАГС бүлеге начальнигы Наталья Карпова да ата-аналарны тәбрик итте. Гөлфия Әхәт кызы ана капиталын нинди максатларда кулланып булу хакында сөйләде.