Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә игезәк өч бала теркәлде

2016 елның 21 июне, сишәмбе

      Бала туудан да гүзәлрәк күренеш юктыр дөньяда. Балалар өйгә шатлык, сөенеч алып киләләр, ата-ана тормышын җылылык белән тулыландыралар.

     Алексей һәм Гүзәл Козелковлар гаиләсендә искиткеч могҗиза – дөньяга берьюлы өч сабый туды. Яшь әти-әни күпбалалы гаилә, ә аларның ата-аналары – өч тапкыр әби һәм бабай булдылар.

     2016 елның 21 нче июнь көнендә Түбән Кама ГХАТ Идарәсендә Козелковлар Андрей, Дмитрий һәм Аннаның теркәү тантанасы узды. Түбән Кама районы өчен мондый вакыйга сирәк күренеш.

     Балаларның туу турында таныклыкны тапшырганда, ГХАТ Идарәсе белгечләре яшь әти-әниләрне зур бәйрәмнәре белән котладылар һәм гаиләгә сәламәтлек, бәхет-шатлык, балалаларны тәрбияләүдә зурдан-зур уңышлар теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International