2016 елның 21 июнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Бөек Ватан Сугышы Җиңүнең 71 еллыгына багышланган һәм Түбән Кама шәһәренең 50 еллыгы уңаеннан «Хәтер коесы» иҗади видеотасмалар конкурсы бәйгесенә йомгаклау узды.
Конкурс максаты – Түбән Кама яшьләренең игътибарны ватанпәрвәрлек, горурлану гаилә кыйммәтләрен формалаштыруга юнәлдерелгән.
Конкурска дистәдән артык эшләр җибәрелде. Катнашучыларның видеотасмалары төрле иде, әмма аларның һәрберсе үзенчәлеге һәм иҗади идеясе белән аерылды.
Конкурста җиңеп чыктылар:
1.«Түбән Каманың 50 еллыгы уңаеннан. Безнең арабызда геройлар» номинациясендә – «Ветеран янәшәдә генә яши» видеотасмасы белән, «МБОУ №32 нче Гимназия», җитәкчесе Билалова Альбина Рифкат кызы;
2.«Без ветераннарны данлыйбыз» номинациясендә – «Безнең геройлар бүгенге көнгә кадәр сафта» видеотасма белән, 33-нче номерлы МББУ «Балалар бакчасы», Настина Марина Константин кызы;
3.«Без ветераннарны данлыйбыз» номинациясендә, татар телендә – Тәсбих әйтеп тора чияләр» исемле видеотасма белән, 33-нче номерлы МББУ «Балалар бакчасы», Гыйләҗева Гүзәл Сабирҗан кызы.
4.«Георгий тасмасы. Буыннар бәйләнеше...» номинациясендә «Башировлар буыны» видеотасма белән Башировлар гаиләсе.