Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Минниханов, Казан мэры Ильсур Метшин, композиция авторы, атаклы скульптор Даши Намдаков катнаштылар.
Арихитектор Даши Намдаковның беренче мәртәбә Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич Миннихановның Казан өчен символик бина нинди булырга тиеш дигән соравына җавап итеп кәгазь салфеткага “Казан” гаилә үзәгенең скульптуралар белән эскизын ясаган иде. Ул вакыттан соң Гаилә үзәге төзелде һәм инде 3 ел Казанны бизәп тора.
Скульптуралар композициясе ачылганнан соң архитекторның фантазиясе тормышка ашырылды. Көчле зилантлар Гаилә үзәге бизәкләренең дәвамы булып тора. Ә барслар Казанкага карап торалар.
Берничә елдан шәһәребезне бу скульптуралардан башка күз алдына китерү мөмкин дә булмаячак.
Казанка буе еллар үтү белән тагын да матураячак, билгеле.
Ләкин без традицияләрне дә саклыйбыз, кичә ачылган бу композиция шәһәребез һәм республикабыз өчен символ булып тора.
Ләкин без традицияләрне дә саклыйбыз, кичә ачылган бу композиция шәһәребез һәм республикабыз өчен символ булып торабыз.