Югары Осланда “Истәлек шәме” акциясе үтте.

2016 елның 21 июне, сишәмбе

      27 миллион совет гражданнарының гомерен кискән коточкыч сугыш вакыйгаларына инде 75 ел узды.Шул вакыйгаларга багышлап, 21 нче июнь көнне кичке сəгать 9 да Геройлар Паркында “Истәлек шәме” дип аталган акция узды. Югары Ослан  халкы Геройлар Паркына килеп якташларыбызны  бер минут тынлык белəн искə алып  һәйкәлгә һәм истәлекле ташларга кəнəфер чәчәкләре куйдылар.Бу чарада ГХАТ бүлеге хезмəткəрлəре дə катнаштылар. Якташларыбыз истəлегенə яндырылган шəмнəрдəн «ПОМНИМ» сүзен җыеп  һәйкәлгә куйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International