«Хәте шәме»

2016 елның 21 июне, сишәмбе

Олы хөрмәт һәм тирән хәтер йөзеннән, Балык Бистәсендә “хәтер шәме” кабыздылар.

21 июнь көнне кичке сәгать 9-да Батырлар Аллеясында олысы да кечесе дә җыелды. Һәрбер катнашучы үзе белән шәм алып килде. Нәкъ менә бу көнне, 75 ел элек башланды ул – Бөек Ватан сугышы...

Кулларында ут ялкыны чыгып торган шәннәр белән Батырлар аллеясыннан үтелде. Бер минут тынлык белән сугыштан кире әйләнеп кайта алмаганнарны искә алып, шәмнәрдән “Җиңү” сүзе тезелде.

12 000 артык кеше сугышка китте. 4990 кире эйләнеп кайта алмады, 4300 эзсез югалганнар. Балык Бистәсеннән генә дә 307 кеше илебезне якларга китте, аларның 158 сугыш кырында мәңгегә ятып калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International