Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Гайлә гыйлеме» нәтиҗәләре буенча Брейн-ринг уены узды

2016 елның 14 июне, сишәмбе

      2016 елның 14 июнендә никахлашу Сараеның төп залында, югары сыйныф укучылары өчен «Гайлә гыйлеме» электив курс кысаларында интеллектуаль «Брейн-ринг» уены узды.

     Беренче тапкыр «Гайлә гыйлеме» конкурсы җиңүче командалары арасында, техникумының беренче курс укучылары уйнады.

      Быел брейн-ринг «Заманча гаилә – киләчәккә караш» исемен алды һәм  шәһәребезнең 50 еллык юбилеена багышланды, һәр командада әһәмиятле уенчы – беренче төзүчеләр утырды.

      Уен барышында катнашучылар иҗади конкурсларда үз талантларын күрсәттеләр һәм сорауларга җавап бирделәр, мәсьәләләр чиштеләр.

      Компетентлы жюри арасында ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина, мәгариф Идарәсе җитәкчесе урынбасары Резеда Джалолова һәм Түбән Кама әтиләр Ассоциациясе Рәисе Айзат Мәхмүтов  бу көнне югары дәрәҗәдә катнашучыларга бәя бирделәр.

     Команда һәр балл өчен зур көндәшлек белән уйнадылар, шуңа да карамастан, иң яхшысы №27 урта белем бирү мәктәбенең укучылары булып чыкты, ярышлар буена җыелган баллар белән алар абсолют лидерлар исеменә ия булдылар. Барлык катнашучылар да дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International