Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Әтиләр көне

2016 елның 16 июне, пәнҗешәмбе

        2016 елның 16 июнь көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Халыкара Әтиләр көненә багышланган «Әти! Иң яхшы дөньяда!» чарасы узды.

       Никахлашу Сараеның Төп залында әтиләр җыелды. Алар күптән түгел генә «әти»  булдылар.

       Тантаналы рәвештә бала туу турында таныклыкны һәм Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы, Түбән Кама Мэры Айдар Метшиннан котлау хатын тапшырганда, ГХАТ Идарәсе белгечләре яшь әтиләрне истәлекле вакыйга белән котладылар. Шулай ук, сабый өчен ышанычлы терәк, таяныч булырга, балага матур, ягымлы сүзләр кызганмаска, кешеләргә карата хөрмәт хисләрен тәрбияләп үстеререгә теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International