Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә паспортлар тапшыру

2016 елның 16 июне, пәнҗешәмбе

       2016 елның 16 июнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Рәсәй Көне кысаларында, 14 яшькә җиткән Рәсәй Федерациясе гражданнарына паспортлар тапшыру тантанасы узды.

      Никахлашу Сараеның Төп залында ГХАТ Идарәсе белгечләре катнашучыларга паспортның барлыкка килү тарихы, төп кагыйдәләре, аның әһәмияте һәм мөһимлеге турында сөйләделәр.

      Түбән Кама шәһәрендә Татарстан Республикасы буенча Рәсәй федераль миграция хезмәтенең бүлек җитәкчесе Елена Соловьева балаларны паспорт алулары белән котлады, һәм белемле, үз язмышлары, Ватаныбыз өчен җаваплы булырга теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International