Бөек Ватан сугышы башланган көн – 22 июнь – Хәтер һәм матәм көне буларак үтә. Шул уңайдан, 21 июньдә Россиядә “Хәтер шәме” акциясе бара. Яшьләр һәм башка җәмәгать берләшмәләре активистлары, волонтерлар 22 июнь таңын хәрби мемориаллар, һәйкәл-обеликслар янында кулларына шәмнәр тотып каршылыйлар. Әлеге акциягә ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре дә кушылды. Кабызылган шәмнәр 21 июнь көнне 21.00 сәгатьтә Хәтр мемориалында сугышта вафат булган каһарманнарны искә алдылар.