Политехника көллиятенең “Хәтер” эзтабарлар отряды, “Яңа дулкын” студентлар үзидарә органнары һәм “Яхшылык салават күпере” волонтерлык хәрәкәте. Хәтер һәм кайгы көне алдыннан “Исәтәлек шәме” акциясын оештырдылар.
Барлык килүче мамадышлылар шушы бөтенроссия дә уздырыла торган чараның тарихын белә алдылар, сугыш турында шигырьләр тыңладылар. Ранур Нәбиуллин “За этого парня” дип исемләнгән җырны башкарды.
Очрашуның төп вакыйгасы Мәңгелек ут янында Бөек Ватан сугышында 27 миллион Һәлак булган истәлегенә шәмнәрне кабызып кую булды. Соңыннан ПК студентлары “Журавли” җыры австында “Шәмнәр биюен” башкардылар.