Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә 21 нче июнь көнне ике яшь эти яңа туган сабыйларының тантаналы рәвештә беренче документын алдылар.

2016 елның 21 июне, сишәмбе

Аталар балага сирәк очрый торган гадәти булмаган Рамина белән Фатыйма исеме сайлаганнар.

Рәминә исеме мөселман исеме. Ул исем “бәхетле” не аңлата. Ә Фатыйма- Мөхәммәт Пәйгамбәр кызының исеме.

    ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина бəхетле яшь аталарны кызлары туу белəн котлады. Аларга бəхет,уңышлар,нык гаилə учагы, сабыйларының исəн-сау, таза, матур  булып үсеп үзләренең əти-əниләрен сɵендерүен теләп, туу турында таныклыкларын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International